«Энҗе бөртекләре» телләр өйрәнә: Мәчкәрә лагеренда балалар чит телләр серләренә төшенә
Бу смена алда ял иткән балаларның һәм аларның әти-әниләренең теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып оештырылган.
Мәчкәрә мәктәбе каршында оештырылган «Энҗе бөртекләре» палаткалы лагеренда дүртенче смена бара. Ул чит телләрне өйрәнүгә багышланган. Шул уңайдан бирегә Казан федераль университетыннан бер төркем укытучылар килеп, инглиз, төрек һәм кытай телләре буенча дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.
Мәчкәрә мәктәбе директоры, лагерь начальнигы Илназ Миннемуллин сүзләренә караганда, дүртенче сменада үзебездән генә түгел, республиканың төрле районнарыннан һәм башка төбәкләрдән килгән 35 бала ял итә.
— Әлеге смена алда ял иткән балаларның һәм аларның әти-әниләренең теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып оештырылды. Биредә балалар төрек, инглиз һәм кытай телләрен өйрәнә. Алар кызыксынуларына карап, үзләренә ошаган телне сайлап алдылар. Төшке ашка кадәр шул юнәлештә дәресләр үтә, ә аннары «Галактика» балалар иҗат үзәге белгечләре төрле мастер-класслар һәм күңелле чаралар оештыра. Балаларга бик ошый. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз, — диде Илназ Мәгъсүм улы.
Казан федераль университетының Лингвистика үзәге җитәкчесе Айгөл Иргалина билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу район мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлек кысаларында оештырылган.
— Кукмарада шундый матур лагерь барлыгын ишеткәч, бик кызыксындык. Аның эшчәнлеге дә телләр өйрәнүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә аеруча популяр булган төрек, кытай һәм инглиз телләренә игътибар бирелүе безне дә җәлеп итте. Шуңа күрә укытучыларыбыз белән бирегә килергә булдык. Лагерь бик матур урында урнашкан, коллективы да ачык йөзле, ихлас. Киләчәктә бу очрашуның нәтиҗәсе булып, университетыбыз белән хезмәттәшлек дәвам итсә, без бик шат булыр идек, — диде ул.
Планнары да бар: медиа һәм лингвистика юнәлешендәге сыйныфлар ачу мөмкинлеген карыйлар. «Куелган максатларга ирешеп, ел ахырында хезмәттәшлегебезнең уңай нәтиҗәләрен күрербез дип ышанабыз», — диде Айгөл Иргалина.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев