Дуслык һәм спорт бәйрәме: Ядегәрдә балыкчылар бәйгесе оештырылды
Әлеге бәйгедә Ядегәр һәм күрше Югары Чура җирлекләреннән килгән физик мөмкинлекләре чикле балалар, аларның әти-әниләре катнашты.
Матур күл буе
Район инвалидлар җәмгыяте Ядегәр җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен балык тоту буенча бәйге үткәрде.
Шәхси эшмәкәр, беренче төркем инвалид Райнур Әсхәдуллин, үзенең бакча башын төзекләндереп, ясалма күл булдырган һәм хәзер анда балык үрчетә.
Балык тоту бәйгесендә катнашучы инвалидлар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: күл тирәсендәге кыргый үләннәр һәм тигәнәкләр чабылып, физик мөмкинлекләре чикле балалар имгәнмәсен, коляскада йөрүчеләргә хәрәкәт итәргә уңайлы булсын өчен махсус чистартылган.
Күл буенда ял итү өчен матур йорт та куелган. Аның эчендәге самоварга чишмә суы килә, ә артык су торба аша яңадан күлгә агып төшә. Өй янында озын өстәл әзерләп, кунаклар өчен мул табын корылды. Райнур зур казанда тәмле аш пешерде, шашлык әзерләде.
Мавыктыргыч турнир
Турнирның баш судьясы Рәшит Миннегалиев булды. Мин исә аңа ярдәмче вазыйфасын үтәдем. Рәйханә Степанова белән Азалия Нәҗмиева чараны фотога һәм видеога төшерделәр.
Бәйгедә Ядегәр һәм күрше Югары Чура җирлекләреннән килгән физик мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук аларның әти-әниләре дә бик теләп катнашты. Аларның җитәкчесе — Ядегәр мәктәбендә инвалид балалар белән эшләүче Фәния Нуриева.
Балык тоту буенча җиңүчеләргә Рәшит Миннегалиев үзе әзерләгән грамоталарны тапшырды.
Ярышлар тәмамланганнан соң, Райнур Әсхәдуллин барлык катнашучыларны бәйрәм табынына чакырды. Тәмле сый-хөрмәте, җылы кунакчыллыгы һәм изге күңеллелеге өчен Райнурга һәм аның ярдәмчеләренә зур ихтирамыбызны белдерәбез.
Равил Нигъмәтҗанов, район инвалидлар берләшмәсе җитәкчесе
Фото: Азалия Нәҗмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев