Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулды.
Аның иҗаты — безнең күңелләрдә мәңге яшәүче рухи хәзинә. Тукай сүзләре аша без туган телебезнең матурлыгын, халкыбызның бай тарихын һәм тирән рухын тоябыз. Аның шигырьләре буыннан-буынга күчеп, һәркайсыбызга якты уйлар, көч һәм илһам бирә.
Тукай — ул балачакның “Шүрәле”се, “Су анасы”, ул — милли үзаңны уятучы, телебезне сакларга чакыручы олуг шәхес. Аның иҗаты бүген дә актуаль, чөнки анда — тормыш хакыйкате, гаделлеккә омтылыш һәм халыкка мәхәббәт.
Бүгенге истәлекле дата уңаеннан, каләм тибрәтүче райондашларыбызның ибатын тәкъдим итәбез.
Кемлегеңә карамый ул сөю,
Дулкын булып керә күңелгә.
Тукайга да килгән ул мәхәббәт,
Сагышлы да үзе, серле дә.
Зәйтүнәгә гашыйк
булган шагыйрь,
Их, оялу тота чабудан.
Шул тойгыны ничек җиңәсе соң,
Сөяр, сөелерләр чагында.
Сизә инде, сизә Зәйтүнә дә,
Мәхәббәттә сүзләр кирәкми.
Бер карашы барын сөйләп бирә
Татлы сызландырып йөрәкне.
Шигырь туа шагыйрь йөрәгендә,
Сөю, мәхәббәткә дан җырлап...
Төшләрендә күптән Зәйтүнәсен
Алып кайткан икән ул урлап!
Милләт, халкы өчен көрәшкәндә
Арысландай булган Габдулла.
Зәйтүнәне күрсә каушап бетә,
Тәмам бер яшь сабый күк була.
Мәхәббәт ул шундый нәрсә инде –
Суга сала, утта яндыра.
Син дигәнчә генә буламы соң,
Төрле киртә куя алдыңа.
Зәйтүнә һәм Тукай мәхәббәте –
Ахыры илтмәгән шул бәхеткә.
Шагыйрь гомере әгәр дәвам итсә
Сүнмәс иде әле, әлбәттә.
Сөйгән шагыйрь тәмам
гашыйк булып,
Багышлаган шигырь-җырларын...
Шагыйрьме син,
гади бер кешеме –
Сөю һәрвакытта булган ул!
Харис МОСТАФИН, Кукмара
Тормыш –
серле йомгак
Тормыш йомгагым тәгәри,
Тәгәри дә, сүтелә.
Шул сүтелгән җепләр кебек,
Тормыш юлым үтелә.
Тәгәрәсен әкрен генә,
Үткәннәрне барласын.
Һәм сүтелсен салмак кына,
Тик өзелеп калмасын.
Тәгәри гомер йомгагым,
Айлар, елларны саный.
Ямьле җәй артыннан һәр ел
Алтын көз килми калмый.
Ә көзләр үзенә дәшә,
Җилләр белән иркәләп.
Гомер көзенә керергә
Безгә әле иртәрәк.
Башкарасы эшләрем күп,
Исән булса башларым.
Мин бит әле бу тормышта
Яши генә башладым.
Бер сүтелгән шул йомгагым
Инде кире җыелмас.
Тормышымның һәр мизгеле,
Күңелемнән җуелмас.
Раиса ГЕРАСИМОВА,
Кызыл Тау
Арпаязым,
яшәү назым
Тау астында туган авылым,
Арпаязым, гомер язым.
Туры урам, яхшы йортлар,
Балкып яна кичен утлар.
Әти-әни, туганнарым
Синдә калды,
туган авылым.
Яшәргә көч, бәхет бирдең миңа,
Мең рәхмәтле гомерем буе сиңа.
Туган авылым, сиңа кайтам әле
Су буенда суда йөзәргә.
Тау астыннан челтерәп чыккан
Чишмә суларыңны эчәргә.
Туган авылым,
сиңа кайтам әле,
Болын чәчәкләрен кочарга.
Сине күргән шатлыгымнан
Әзер тауларыңнан очарга.
Гомер үтәр, еллар узар,
Чал керер чәчләремә.
Сагындырып, туган ягым
Керерсең төшләремә.
Раузалия ӘХМӘТОВА,
Югары Өскебаш
Пушкин белән куя янәшә
Һәйкәлеңә чәчәкләрен салып,
Яше-карты сиңа эндәшә.
Синең алда зур имтихан тотып,
Җыр, моң аша бүген сөйләшә.
Моңга гашыйк булган
кешеләрнең
Юлын яктыртырга бар ае.
Күктә көләч кояшы да сүнмәс,
Күңелендә булгач Тукае.
Һәрбер милләт халкы үз телендә
Шигъри тәлгәшләрен өләшә.
Бөек Тукай, сине зурлап, халкың
Пушкин белән куя янәшә.
Кара елларда син аның зарын
Үпкәң каны белән язгансың.
Үлемсезлек алып, гасыр аша
Мәңге яшь булып та калгансың.
Күңелдәге хис белән үрелгән
Мәңге сүнмәс якты нур аша,
Шигърияттә синнән күчкән дәвам
Гасырларга барып тоташа.
Мәгъмүрә МӘРДАНОВА,
Кукмара
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев