Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бер гасыр һәм ике яшь: Березняктан Фәһимә Зәйнәгыева гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Башка бик күп чордашлары шикелле үк тормышның барлык авырлыкларын күреп үсә, эшли, яши ул.

Күз тимәсен, сөбханалла

Фәһимә апаның төшке аштан соң ял итеп, ятып торган мәле иде. Гаҗәпләнәсе дә юк, яшь үзенекен итә. Караватыннан җәлт кенә торып, таягын кулына алып, йөзендә нур балкытып килеп чыкты ул яныбызга.

«Кайвакытта таягын алырга да оныта, ансыз гына да йөреп китә», — ди янәшәсендәге килене Фәния апа, елмаеп. 

Березняк авылында гасырдан артык гомер иткән Фәһимә апа Зәйнәгыеваны 102 яше белән котларга баргач, күз тимәсен, сөбханалла дигән сүзләр телдән төшмәде. Шаян телле, елмаюын бер дә онытмаган Фәһимә апа озын гомерле булуының серен кадер-хөрмәттә һәм гаиләсендә бер дә сүзгә килмичә, үзе әйтмешли, «тавышсыз» яшәүләрендә, ди.

Хезмәт чорында колхозда төрле эшләр башкара.
Фәһимә Зәйнәгыева хезмәт чорында колхозда төрле эшләр башкара.

Тормышның барлык авырлыгын үз җилкәсендә сыный

Өлкәнәюенә карамастан, ул бик матур итеп сөйләшә, бөтен вакыйгаларны көннәренә кадәр хәтерли. Башка бик күп чордашлары шикелле үк тормышның барлык авырлыкларын күреп үсә, эшли, яши ул. Хәтта, хатын-кыз бит мин, дип тормый, мичләргә кадәр үзе чыгара. Хезмәт чорында колхозда төрле эшләр башкара, тормыш иптәше Зәки белән өч ул, бер кыз үстерә. Бүгенгесе көндә Зәкие һәм бер улы вафат.

— Сәламәтлек, тигезлек — иң кадерлесе бу тормышта. Аллаһка шөкер, дисбе тартам, ятып торам, утырып торам. Догалар укыйм. Төннәр буе йокламыйча уйланып яткан чаклар да еш була. Авылның бер башыннан ябышам, икенче башына кадәр исәплим: кем белән кем яшәгән, ничә балалары булган, кая китеп урнашканнар, бөтенесен уйлап ятам, барысы да хәтеремдә, — ди гасыр әбисе.

Якыннары бик кадерли, оныклары, оныкчыклары кайтсалар, иң беренче аның янына йөгереп кереп кочаклап алалар, саубуллашканда: «Әби, исән-сау бул!», — диләр.

— Улым Альберт, киленем Фәния белән 50 елга якын шөкер итеп яшим, кызым Заһидә дә Мәскәүдән кайтып тәрбияли. Аш бүлсәләр — иң беренче тәлинкәне миңа куялар, чәйне иң беренче итеп миңа ясыйлар. 93 яшемә кадәр тик тормадым. 70 чеби үстереп, балаларга өләштем. Өйдәгеләр: «Әни, сиңа җитте инде, ял ит бүтән бернинди дә эш башкармыйсың», — диделәр. Шуннан бирле берни дә эшләмим. Урамга да чыкмыйм инде, киленем менә бакчадан бәрәңгеләрне алып кереп күрсәтте, чәйнек-чәйнек кадәр булып үскәннәр, — ди ул. 

Туган көн иясенә Россия Президентының, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Туган көн иясенә Россия Президентының, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Истәлекле мизгел

Туган көн иясен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Березняк авыл җирлеге сәркатибе Гөлназ Ризвановалар тәбрикләде. Аңа Россия Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Район, республика, ил җитәкчеләренең исем-фамилияләрен дөрес итеп белә, күзлексез хәреф таный Фәһимә апа. 

Фәһимә апа безне өйләренең түр тәрәзәләреннән карап, кул богап озатып калды. Икенче елга кадәр дип саубуллаштык әле…

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев