Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Батырлар истәлегенә — «Герой партасы»: Урта Комар мәктәбендә якташлар исеме мәңгеләштерелде

«Герой партасы» яшь буынга батырлык, тугрылык һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып торачак.

«Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән 2018 елдан гамәлгә ашырылучы «Герой партасы» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Урта Комар мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. 

Мәктәп коллективы, әлеге проектка кушылып, батыр якташлар истәлеген мәңгеләштерү өчен «Герой партасы» ачты. 

Белем йорты чын патриотлар тәрбияли. Шуңа күрә бу парта бер генә Геройга түгел, ә алты батыр якташыбыз — Егор Иванов, Станислав Фролов, Николай Иванов, Роман Павлов, Марат Александров һәм Иван Кузьмин истәлегенә багышланды. 

Тантанада Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Сергей Федоров, мәктәп коллективы, укучылар, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары катнашты. Чыгыш ясаучылар батыр якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүнең әһәмиятен билгеләп үттеләр, яшь буынны Ватанны яратырга, илебезнең тарихын хөрмәт итәргә чакырдылар.

«Герой партасы» яшь буынга батырлык, тугрылык һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып торачак.

Фото: Светлана Туктаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев