Балыклы авылыннан Маһиәнвәр Зәйруллина бүген 90 яшьлек юбилееен билгеләп үтә
«Тормыш матур, тынычлык кына иңсен иде инде», — ди Маһиәнвәр Зәйруллина.
Балыклы авылында туып, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Зәйруллина Маһиәнвәр Тимерхан кызына 90 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликовлар килде.
Сугыш ятиме ул Маһиәнвәр апа. Әтисе, 1941 елның 2 августында сугышка алынган Тимерхан Шәмсетдинов, берничә ай фашистларга каршы көрәшкәннән соң, нәкъ менә кызы Маһиәнвәрнең туган көнендә — 7 ноябрьдә һәлак була. Ленинград өлкәсендәге туганнар каберлегенә җирләнә.
— Әти үлгән көнне миңа 6 яшь тула. Әнинең бик елаганын хәтерлим. Башлангыч мәктәпне бетергәч, ун яшем тулып китүгә, колхозда эшли башладым, аннан соң Киров өлкәсенең Бөртамак урманнарында урман кистем, — дип яшьлеген искә алды юбиляр. — Илленче еллар уртасында авылга Киров якларына эшкә чакыручылар килде. Аз-маз акча эшләп, өс-баш бөтәйтү теләге белән янган авыл кызлары белән язылып, торф чыгарырга киттек. Эш авыр булса да, өс-башларымны юңартып, яхшы эшләгән өчен бүләкләр белән кайттык без.
Маһиәнвәр апа озак еллар Горький тимер юлының Нократ Аланы бүлегендә эшли. 3 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә кызы Фирдания белән кияве Илдус гаиләсендә күркәм гомер итә.
«Тормыш матур, тынычлык кына иңсен иде инде», — диде ул саубуллашканда.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев