1 һәм 9 май көннәрендә.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин хәбәр итүенчә, 1 май һәм 9 май көннәрендә бәйрәм чаралары уздырыла торган территорияләрдә (“Олимп” Боз сараеннан Комсомол мәйданына кадәрге өлештә, Комсомол мәйданында), якын-тирә урамнарда урамда сәүдә итү зоналары оештыру тыела.
Бәйрәм чарасы уздырыла торган территориягә якын 200 метр арада кибет-киоскларда алкогольле эчемлекләр сату шулай ук тыела.
Нет комментариев