Байлангарда «Әтием — терәгем» дигән әдәби-музыкаль кичә оештырылды
Соңгы яңалыклар

Байлангарда «Әтием — терәгем» дигән әдәби-музыкаль кичә оештырылды

Әтиләр үзләренең иң яхшы сыйфатларын —көч, җитезлек һәм уңганлыкларын күрсәттеләр.

Байлангар модельле авыл китапханәсендә Әтиләр көне уңаеннан «Әтием — терәгем» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Күңелле бәйгеләр, уеннар һәм ярышлар оештырылды. Әлеге кичә катнашучыларга шатлык һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Әтиләр үзләренең иң яхшы сыйфатларын —көч, җитезлек һәм уңганлыкларын күрсәттеләр, ә балалар үз геройларына уен вакытында рәхәтләнеп ярдәм иттеләр.

Венера Хисмәтова, Байлангар китапханәсе мөдире

Динә Җәләева, китапханәче

Фото: Динә Җәләева


Нет комментариев