Әсән-Елга авылында узган «Чишмә бәйрәме» җыр-моң сөючеләрне узенә җыйды
Бәйрәм быел тугызынчы тапкыр үтте.
Әсән-Елга авылында узган «Чишмә бәйрәме» җыр-моң сөючеләрне узенә җыйды.
«Чишмә бәйрәме»н Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры булып хезмәт куючы якташыбыз Илнар Хафизов оештырды.
Бәйрәм Шамил хәзрәтнең Коръән аятьләре укып, дога кылуы белән башланып китте.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов бәйрәм уңаеннан үзләренең котлауларын ирештерделәр.
Чарага килгән халыкның күплеген күрсәгез сез!Мәйданда алма төшәр урын да юк. Барлык артистларның да чыгышы бик матур иде. Һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
«Чишмә бәйрәме» салют белән тәмамланды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев