Аларга күчтәнәчләр тутырылган пакетлар өләшенде
Тиздән илебез халкы зур Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Адай авылында яшәүче ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтеп, хатирәләре белән уртаклашып, көнне-төнгә ялгап тылда эшләгән өлкәннәребез, ак әбиләребезгә күчтәнәчләр тутырылган пакетлар өләшенде. Аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладык.

Ветераннарыбыз бирелгән бүләктән бик канәгать булып, ил-көннәребезгә - тынычлык, якты киләчәк, җитәкчеләребезгә эшләрендә уңышлар теләп калдылар, дип хәбәр итте Фәния ХӘБИБУЛЛИНА.

Нет комментариев