Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүләргә гариза кабул итү турында игълан ителде

Яңа пособие билгеләгәндә гаиләнең керем күләме исәпкә алыначак.

Россия пенсия фонды 1 майдан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа пособиеләр түләү өчен гариза кабул итә башлаячак, дип яза «Татар-информ» МА.

«1 майда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы аз керемле гаиләләргә яңа түләүгә гаризалар кабул итә башлыйлар. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни, 1 майдан соң гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай өчен - апрель һәм май айлары өчен пособие алачак, апрельдә балага 8 яшь тулу шарт булып тора», диелә фондның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Яңа пособие билгеләгәндә гаиләнең керем күләме исәпкә алыначак. Түләүне төбәктә бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр алачак.

1 майда Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаның электрон формасы барлыкка киләчәк. 2022 елның 1 октябренә кадәр бирелгән гаризалар буенча айлык түләү узган чор өчен 1 апрельдән башкарылачак, әмма балага сигез яшь тулган булырга тиеш.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk