Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

65 ел иңне-иңгә: Кукмара районыннан Хаевлар гаиләсе Мактау китабына кертелде

Васыйл абый белән Хәтимә апа 4 малай, 1 кызга гомер бирә. Әби белән бабайның 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Район ЗАГС бүлегендә бик матур чара узды. Югары Өскебаш авылында тигез, матур пар булып яшәп, алтмыш биш ел гомер сукмагыннан салмак кына атлап баручы Хәтимә һәм Васыйл Хаевларның исеме «Кукмара Никахлашу Сараеның мактау китабы» на кертелде.

Бәхетле парларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова котлап, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәмәтҗанов, балалары, оныклары да юбилярларга үзләренең җылы теләкләрен ирештерделәр.

Юбилярларны котлау мизгеле. Алсу Сәләхетдинова фотосы.
Юбилярларны котлау мизгеле. Алсу Сәләхетдинова фотосы.

Хәтимә апа белән Васыйл абый икесе дә Югары Өскебаш авылыннан. Алар гаилә корганнан соң, Себер якларында яшиләр, шунда хезмәт куялар. Туган якларына күченеп кайткач, Васыйл абый күп еллар «Беларус» тракторында эшли, «Иң яхшы тракторчы» дәрәҗәсенә күтәрелеп, фоторәсеме Мактау такталарыннан төшми, медальләр белән бүләкләнә. Хәтимә апа исә мәктәп, колхоз ашханәләрендә хезмәт куя, фермада сыер да сава.

Васыйл абый белән Хәтимә апа 4 малай, 1 кызга гомер бирә. Әби белән бабайның 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Хәтимә һәм Васыйл Хаевлар якыннары янәшәсендә. Алсу Сәләхетдинова фотосы.
Хәтимә һәм Васыйл Хаевлар якыннары янәшәсендә. Алсу Сәләхетдинова фотосы.

«Балаларыбыз акыллы, тыйнак булды, йөзгә кызыллык китермәделәр. Укыдылар, эшләделәр, үз ояларын кордылар. Алар өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Балаларга да, оныкларга да: „Берне алыгыз, бергә барыгыз, шуның белән генә яшәгез“, — дип әйтәбез. Юл куя белергә, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнергә, сабыр булырга кирәк», — ди өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев