649 өлкән яшьтәге кукмаралыны диспансеризациягә алып килгәннәр
Соңгы яңалыклар

649 өлкән яшьтәге кукмаралыны диспансеризациягә алып килгәннәр

Декабрь аенда тагын 152 өлкән кешене медицина учреждениеләренә илтү планлаштырыла

“Демография” милли проектының “өлкән буын” юнәлеше кысаларында районда 2019 елның икенче сентябреннән 65 яшьтән узган өлкәннәрне  диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен  медицина учреждениеләренә алып бару башланган иде.

Соңгы өч айда алты йөз кырык тугыз пенсионерны диспансеризациягә алып килгәннәр. Күптән түгел Ядегәр, Өркеш, Янил, Түбән Өскебаш, Кәркәүч авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар тикшерү узган. Пилот проект дәвам итә, декабрь аенда тагын 152 өлкән кешене медицина учреждениеләренә илтү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр “Тылсым” социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

 


Нет комментариев