Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

38 яшьлек Кукмара кешесе кәрәзле телефон урлаганы өчен суд каршына басачак

Гаепләнүче 10 мең сумнан артыклык табышны ала һәм аннан кача.

Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 38 яшьлек Кукмара кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158нче маддәсенең 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (гражданинга зур зыян китерү белән кылынган урлау) гаепләнә.

Эш материаллары буенча, гаепләнүче 2022 елның 19 октябрендә Кукмараның Гафиятуллин урамындагы фатирда иптәшләре компаниясендә спиртлы эчемлек эчкән. Табын янында утырганнан соң, барысы да йоклагач, ир-ат балконга чыга һәм шунда кемдер калдырган кесә телефонын таба. Гаепләнүче 10 мең сумнан артыклык табышны ала һәм аннан кача.

Ир кеше үз гаебен таныды һәм урланган телефонны хуҗасына кире кайтарды. Җинаять эше Кукмара район судына асылда карау өчен җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев