Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

2026 елның 1 гыйнвареннан Россиядә машина йөртү таныклыгы автомат рәвештә озайтылмаячак

Срогы чыккан таныклык белән йөрергә ярамый.

Россиядә машина йөртү таныклыклары 2026 елның 1 гыйнварыннан автомат рәвештә озайтылмаячак. Искәртеп үтәбез: биредә 2022 елда гамәлдә булу вакыты чыккан һәм автомат рәвештә 3 елга озайтылган таныклыклар турында сүз бара, дип искәртте О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының Л.Л.Попов исемендәге административ хокук һәм процесс кафедрасы ассистенты Тургунбой Зокиров. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тургунбой Зокиров сүзләренчә, гамәлдә булу вакыты 2025 елның 31 декабрендә тәмамлана торган машина йөртү таныклыклары 2028 елның 30 декабренә кадәр озайтылачак.

«Таныклыкларның гамәлдә булу вакыты 2026 елның 1 гыйнварыннан чыга икән, ул автомат рәвештә озайтылмаячак», — дип искәртте ул.

Элегрәк автоэксперт, «Автомобильчеләрнең хокукларын яклау» Халык фронты эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматов срогы чыккан таныклык белән рульгә утырган өчен штраф турында кисәткән иде.

«Срогы чыккан таныклык белән йөрергә ярамый. Бу „идарә итү хокукы юк“ дип квалификацияләнә һәм моның өчен Административ хокук бозулар кодексының 12.7.1нче маддәсе буенча 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салачаклар, шулай ук машина белән идарә итүдән читләштереп, автомобильне махсус тукталышка эвакуацияләргә дә мөмкиннәр», — диде ул.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев