17 яшьлек «Жигули» автомобиле Казанда 1 млн сумга диярлек сатыла
2008 елда чыгарылган ВАЗ-2107 автомобиле 18,5 мең чакрым йөргән.
Казанда 2008 елда чыгарылган ВАЗ-2107 автомобиле 1 млн сумга диярлек сатуга куелган. 17 ел эчендә аның йөрүе 18,5 мең чакрым тәшкил иткән. Әлеге машинаның бәясе — 950 мең сум, бу сайтларның берсендә басылган белдерүдән күренә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Тасвирламага караганда, автомобиль бәясе йөрүенә генә түгел, ә номер билгесе цифрларының комбинациясе белән дә бәйле. Сатучы сүзләренчә, табличкада өч җиде (777) күрсәтелгән.
ВАЗ-2107 «Жигули» — седан кузовында кече класслы Совет һәм Россия арткы приводлы автомобиле. Әлеге модель ВАЗ-2103 (халыкта «тройка») варисы һәм «ВАЗ классикасы»ның соңгы вәкилләренең берсе булып тора. «Җиделе» 1982 елның 11 мартыннан 2012 елның 17 апреленә кадәр чыгарылган.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев