Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәмдә биюләр, җырлар, уеннар булды, мастер-класслар оештырылды.

Балаларны яклау көнен Кукмарада спорт уеннары, конкурслар һәм җыр-биюләр белән билгеләп үттеләр.

Комсомол мәйданында «Без барыбыз да - төрле халык балалары! » дигән төбәкара этно-мәдәни фестиваль узды.

Күпләрне мастер-класслар – халык уенчыклары ясау мәйданчыклары җәлеп итте. Бию, җырлар, уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты. Иң кечкенә сабыйлар өчен ползункилар йөгереше оештырылды. Уен формасында катнашучыларга юл хәрәкәте иминлеге турында исләренә төшерделәр.

«Бәйрәм бик күңелле узды, һәрвакыттагыча оештыручылар тырыштылар. Балалар төрле чараларда бик теләп катнаштылар. Һава торышы да яхшы, кәеф тә шәп!» – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты бәйрәмгә баласы белән килгән әни Рамилә Хәсәнова.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk