КИРЕ БОРЫЛМАМ
Шигърият

КИРЕ БОРЫЛМАМ

Юллар, юллар... Торам юл чатында. Кайсысыннан китсәм ялгышмам. Кайсы миңа бәхет вәгъдә итәр, Кайсы алып калыр ялгыштан. Юллар, юллар... Авырлары булса, Йөзем чытып кире борылмам. Безнең халык батырлыгы белән Җырлап яши борын-борыннан. Мин дә китәм шулар юлыннан. 1971

Юллар, юллар...

Торам юл чатында.

Кайсысыннан китсәм ялгышмам.

Кайсы миңа бәхет вәгъдә итәр,

Кайсы алып калыр ялгыштан.

Юллар, юллар...

Авырлары булса,

Йөзем чытып кире борылмам.

Безнең халык батырлыгы белән

Җырлап яши борын-борыннан.

Мин дә китәм шулар юлыннан.

1971


Нет комментариев