Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Орлык чәчү календаре
http://intertat.ru
-
Кәбестә үстерү серләре
Соңгы елларда кәбестә үстерүгә караш үзгәрде, кыяр белән помидордан бер дә калышмый. Бу яшелчәне үстерүнең әллә ни авырлыгы юк. Иң беренче таләп - дөрес итеп утырту. Беренче чын яфракка кадәр утыртылып, кәлшә җир өслеге белән тигез калырга тиеш. Әгәр беренче чын яфрак өстә калса, кәбестә соң һәм нәзек формалаша. Ә...
-
"Ике сарыкны, "арендага" алган бер центнерлы нәсел тәкәсен урлап чыкканнар"
«Шәкүр карак"лар заманы артта калса да, мал-туар угрылары һаман табылып тора. 9 апрель көнне Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Солтановлар хуҗалыгыннан өч баш сарык урлап чыгалар. Бу хакта район газетасы "Иске Минзәләбашта сарыклар урлаганнар - аларның ите кеше гомере өчен куркыныч!" дип язып чыкты. Баксаң, шул арада гына районның...
-
“Россельхознадзор” кисәтә: Чисталык һәм тәртип сезгә бәйле!
Җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату җир законын бозуның иң таралган тәре. Нәтиҗәдә, җир физик яктан гына пычранмый калмый, туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана, аның су һәм һава үткәрүчәнлеге бозыла. Җирне саклау, яхшырту, җил, су эрозиясеннән саклау һәм җирнең торышы сыйфатын бозучы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы башка процессларны кисәтү...
-
Имтиханга кергәндә укыла торган догалар
Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы - монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану - монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне...
-
Яман чир белән көрәшүче ике бала анасы: "Яшисем килә!"
Казанда яшәүче 40 яшьлек Венера Гайнетдинова бу сүзләрне еш кабатлый. Ике бала анасы инде бер ел буе яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да Венераның сәламәтләнүен теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк - якын кешеләрен терелтәселәре килә. Венера узган елның апрелендә авырып китә. Иң элек...
-
“Илназ Баһ, нишләвең бу?” Социаль челтәрләрдә җырчының чәчәкле костюмыннан көләләр
Бүген социаль челтәрләр гөҗ килә - җырчы Илназ Баһның үзенчәлекле сәхнә кәчтүме турында "токмачлар куерып" алды. Халык "Әстәгъфирулла!" "Абау!", "Шушы да булдымы кием?!", "Үлеш просто!" дия-дия әлеге кәчтүмне "чәйни". Берәү хәтта, җырчының "Аңла йөрәгемне" җырын исенә төшереп, аны кәчтүмгә туры китереп, болай дип язып куйган: Аңла йөрәгемне. Кара күлмәгемне, Үтенәм,...
-
Ашаган табагына төкергән! (ГЫЙБРӘТ)
- Ахирәткәем, ишегеңне ач! Мин килдем! Утыз елдан артык бер тапкыр да ачуланышмаган дустының фатиры төбендә Гөлсинәгә озак таптанырга туры килде. Үгетләп тә, ялварып та карады, ләкин ишек ачылмады. "Юк, ачмыйм, мин сине башка бервакытта да өемә кертмәячәкмен!" Зәйнәпнең җавабы шулай кыска иде. Бу сүзләр өчен ачуы кабарды, йөзе бүртенде...
-
Балтачтан Алия Нуриева: Биш яшьлек баламда өянәкләр, буйга үсә, авырлыгы - юк...
Татарстанның Балтач районы Сосна авылында яшәүче Илгизәр һәм Алия Нуриевлар очрашып йөргәндә үк бәхетле гаилә кору турында хыялланганнар. Бу хыяллары чынга ашкан. Әмма гаиләнең бәхете китек: аларның 5 яшьлек уллары Фирзәр ДЦП һәм эпилепсия белән авырый. Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Илгизәр Алия белән телефон аша танышкан. Ике ел очрашып...
-
Кукмараның яшь талантлары “Бәллүр йолдызчыклар” фестивалендә катнашты (фотолар)
Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Бәллүр йолдызчыклар" дигән Бөтенроссия фестиваль-конкурсы уздырды. Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә оештырылган бәйгедә Кукмарабызның яшь талантлары да катнашты. -Татарстанда быел беренче тапкыр үткән әлеге фестивальдә суд приставлары, Пенсия фонды, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, салым инспекциясе, җәзаларны үтәү идарәсе, югары суд, Росреестр,...
-
Башым әйләнә, күз алларым караңгылана – бу нәрсәдән? (сорау-җавап)
Укучыбыздан бер сорау килеп иреште. "Миңа 39 яшь. Соңгы вакытта башым әйләнә, күз алларым караңгылана. Бу нәрсәгә бәйле булырга мөмкин? Нинди табибка барырга?" Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсендәге 1 нче санлы терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева...
-
Баштан кичкәннәр онытылмый
Совхоз системасында 43 ел җитәкче һәм агроном булып эшләгәнлектән, яз җитүгә борчыла башлыйм: җәй коры килмәсме? Бу борчуым беренче яңгырлар яугач кына юкка чыга. Корылыклар гел кабатланып тора бит. Әйтик, 1973 елны күп кенә хуҗалыклар, Украинаның Николаевск өлкәсенә барып, салам әзерләү оештырды. Минем өчен иң авыр истәлекләр калдырганы 1981 ел...
-
«Сагынсам да, куркам…Тагын хыянәт итәрдер кебек…»
Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм. //Татарстан яшьләре// Бу юлы "тимер ат" бик озак көттерде, аякларга суык үтә башлады. Җитмәсә, бер ир бәйләнә башлады, миңа эчен бушатмакчы...
-
Беренче мәхәббәт
1963 елда, белгәнемчә, аңарчы һәм аннан соң да ишетелмәгән бер вакыйга булды. Иртән балалар бакчасына барган җирдән бер бала юкка чыкты. Ул вакыйганы шул елларда эшләгән хезмәткәрләр дә исләренә төшерерләр әле, барысы да "шок" хәлендә калды. Ата-анасы милициягә хәбәр итте, ләкин ул малай эзсез югалды. Шулай итеп эзләмәгән җир, сорамаган...
-
Кукмара кызы кул көрәше буенча Европа чемпионатында катнашачак
Армрестлинг беренче карашка бик җиңел спорт төре сыман тоелса да, аның үзенчәлекләре бихисап: тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен даими шөгыльләнү, тәҗрибә генә түгел, махсус алымнарны да белү бик кирәк. Бу хакта Кукмара кызы, Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашып, беренче урынны алган, Россиянең спорт остасы нормасын үтәгән...