Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баштан кичкәннәр онытылмый

Совхоз системасында 43 ел җитәкче һәм агроном булып эшләгәнлектән, яз җитүгә борчыла башлыйм: җәй коры килмәсме? Бу борчуым беренче яңгырлар яугач кына юкка чыга. Корылыклар гел кабатланып тора бит. Әйтик, 1973 елны күп кенә хуҗалыклар, Украинаның Николаевск өлкәсенә барып, салам әзерләү оештырды. Минем өчен иң авыр истәлекләр калдырганы 1981 ел...

Совхоз системасында 43 ел җитәкче һәм агроном булып эшләгәнлектән, яз җитүгә борчыла башлыйм: җәй коры килмәсме? Бу борчуым беренче яңгырлар яугач кына юкка чыга. Корылыклар гел кабатланып тора бит. Әйтик, 1973 елны күп кенә хуҗалыклар, Украинаның Николаевск өлкәсенә барып, салам әзерләү оештырды. Минем өчен иң авыр истәлекләр калдырганы 1981 ел булды. Безгә Казахстан республикасының Кустанай өлкәсендәге Боровский районы Ломоносов исемендәге совхозга барып, салам пресслап, аны вагоннарга төяп, Кустанай станциясеннән Кукмарага җибәрү бурычы куелды. ГАЗ-53 машиналары белән Дусайдан Рамил Галиев, Чәбьядән Тимербай Булатов, Кукмара "Сельхозтехника"сыннан КамАЗ машинасы, тракторчылар Николай Петров, Рафил Шәймәрдановлар һәм ун эшчедән торган звено төзелеп, мин җитәкчесе итеп билгеләндем. Машиналарга эш өчен кирәкле кирәк-яраклар, 4 палатка, 2 трактор, пресс, савыт-саба төяп, юлга әзерләдек. Барып җиткәч, хуҗалар белән сөйләшергә җайлы булыр дип, директор 15 килограмм бал да бирде.

Машиналар юлга кузгалды, ә калганнарыбыз өчен сәфәр Мәскәү-Томск поездыннан башланды. Барып җитүгә мине күңелсез хәл көткән икән. Бездән алда килеп җиткән КамАЗ машинасы күл кырыенда ауган, аңа төялгән бал, 200 метр бау һәм башка кирәкле әйберләр күл төбенә киткән, пресс яраксызга әйләнгән. Шоферга "матур" сүзләремне әйттем дә, күл төбеннән әйберләрне җыярга куштым. Шулай эшләде дә, бал гына табылмады. Әмма миндә пресс кайгысы иде.

Директорыбыз: "Сез салам әзерләүдә "Коммунизмга" колхозы эшчеләре белән бергә эшләячәксез. Мин звено җитәкчесе Фәхрислам абый белән сөйләштем, үзләренә якынрак урыннан сезгә дә фатир белешеп куяр", - дигән иде. Әмма әлеге райондашларыбыз палатка корып яши башлаганнар иде. Ул төнне давыл чыгып, палаткаларын туздырып ташлады, шуңа күрә алар да, без дә фатир табу җаен карадык.

Совхоз директоры безне кочак җәеп каршы алмады, күл янындагы хәлләрне белгән, безне тәртипсез кешеләр дип уйларга хакы бар иде.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев