Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кукмара районында балалар бакчасында янгын булган
Нәтиҗәдә 158 квадрат метрлы бина кара күмергә әйләнә
-
Фото: Сәрдекбашта хоккей турниры булды
Сәрдекбаш урта мәктәбендә легендар шәхес, элеккеге мәктәп директоры Мөзәкир Нәбиев истәлегенә җиденче тапкыр хоккей турниры үткәрелде. Арча, Балтач, Теләче командаларын җиңеп, Сәрдекбаш командасы Кубокка ия булды, дип хәбәр итте Заһит Мөхәммәтҗанов.
-
Мамадыш районында кар машинасында чыгып киткән кыз белән егет адашкан
Гадәттән тыш хәл Отарка авылы тирәсендә булган.
-
Өлгедә “Балачак” курчак театры балаларны сөендерде
Өлге авылы клубында эшләп килүче "Балачак" курчак театры балаларны үзенең чираттагы спектакле белән куандырды.
-
Күрәзәче Рәсилә Кәлимуллина: «10 минуттан мәет чыгачак», – дидем
Рәсилә Кәлимуллина - күрәзәче. Аның турында язарга бер тукталган идем, ничектер барып чыкмады. «Үзеңдә шундый гайре табигый сәләт булу куркытмыймы? Бу халәтең өстәмә борчулар тудыра торгандыр? Гадәттә, күрәзәчелекне шайтан коткысы дип аңлаталар, бу чыннан да шулаймы? Әлеге сәләт каян килә?» Рәсиләгә шул сорауларны бирмәкче идем. Ниһаять, очраштык. «Сәләтем - нәселдән»...
-
ВАЗ-2107 автомобиленең хуҗасы билгеле булды
"Намус" сәүдә челтәрендә 2017 елның 10 июнендә башланып 2018 елның 6 гыйнварына кадәр барган бүләкләр уйнату акциясе тәмам.
-
Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады
Татарстанда барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт бар, бу - иҗтимагый татулык һәм республикабызда алгарышлы үсешнең төп нигезе.
-
Югары Өскебашта балаларның Чыршы бәйрәме бик күңелле узды
Югары Өскебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде.
-
Яңа ел күчтәнәчләре: пенсия, хезмәт хакы, милек, ана капиталы, пособиеләр
2018 ел безгә нинди күчтәнәч әзерләгән? Киләсе елдан гамәлгә керә торган кайбер үзгәрешләргә аерым тукталып китик, дип "Шәһри Казан" газетасы мөһим үзгәрешләрне санап үтә.
-
Эстрада йолдызларының ябыгу серләре
Илсөя Бәдретдинова: "Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. Нык ябык чорда 48 килограмм идем, бүген - 54. 2016нчы елның җәендә бик каты авырдым. Күп вакыт ятактан да тора алмый яттым. Бик ябыктым. Ул вакытта күпләр: "Нинди диетада утырып, болай ябыктың?" - дип кызыксынды. Ябыгуның...
-
Фото: Кәркәүчтә "Кышкы урам" бәйрәме булды
Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре нәкъ авыл уртасында "Кышкы урам" дигән җырлы-биюле бәйрәм үткәрделәр.
-
Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына чаңгы ярышы булды
Ярышларда яшүсмерләр генә түгел, районның спорт осталары да катнашты
-
Фото: Мәмәшир авылыннан Яңа ел мизгелләре
Мәмәшир авылы мәдәният йортында бал-маскарад, лотерея уеннары, балаларның чыршы бәйрәме бик күңелле узды. Әлеге матур мизгелләр ел буена җитәрлек күңелле, якты хатирәләр калдырды, дип хәбәр итте Сүрия Галимуллина.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Иртәгә, 7 гыйнварда, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Фото: Түбән Өскебашта бабалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде
Түбән Өскебаш авылы мәдәният йортында балалар өчен "Котлы булсын, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып узды.