Якыннарыгызны газета аша котлый аласыз!
Көн темасы

Якыннарыгызны газета аша котлый аласыз!

Өлкәннәр һәм Укытучылар көне якынлаша. Икесе дә - безнең өчен кадерле.

 

Әти-әниләребез алдында без гомер буе бурычлы, аларга яратуыбызны, рәхмәтебезне көн саен белдерсәк тә аз булыр. Ә 1 октябрь алдыннан тәбрикләү, рәхмәт сүзләрен “Хезмәт даны” газетасы аша җиткерә аласыз. Котлау бәясе нибары 350 сум, фото белән – 400 сум (тексты 50 сүздән артмаска тиеш). Котлаулар 26 сентябрьгә кадәр кабул ителә, һәм алар газетаның 28 сентябрь санында басылып чыгачак.

Яраткан укытучыларыбызны да онытмыйк. Алар безнең өчен икенче әти-әни кебек бит. Укытучыларга, тәрбиячеләргә хөрмәт сүзләрен газета аша да белдерик. Котлаулар 3 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Әйдәгез, көтелмәгән сюрприз ясап – газетада котлау урнаштырып, якыннарыбызны сөендерик. Алар моңа бик лаек.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев