Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар
Көн темасы

Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар

Карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар. Хәзер салкын вакытта укучылар дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килә ала. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип яза «Татар-информ».

Моннан тыш, укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала.

Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында. 

фото: Михаил Захаров

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев