Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 76 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 76 яңа очрагы ачыкланган

Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 76 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 56 кеше өйдә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 37 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 15, Түбән Кама районында – 5, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында – 3әр, Әтнәдә – 2, Аксубай, Апас, Арча, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Спас, Тукай районнарында берәр кеше коронавирус белән авырый.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 2697 очрагы расланган, 1825 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев