Рудникта яшәүче Фәйзрахман Бариев: "Быел яз көттереп киләчәк"
Гыйнвар ае - язга борылыш, диләр. Чыннан да, чатнама суык көннәрдә дә кояш инде нурларын мулрак сибә. Әмма Рудник авылында яшәүче һәм табигатьне күп еллар дәвамында күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев әйтүенчә, яз көттереп киләчәк. -31 декабрьдә җылы булды, димәк, кыш озакка сузылыр, - ди ул. - Түбә читләренә күз салыгыз:...
Гыйнвар ае - язга борылыш, диләр. Чыннан да, чатнама суык көннәрдә дә кояш инде нурларын мулрак сибә. Әмма Рудник авылында яшәүче һәм табигатьне күп еллар дәвамында күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев әйтүенчә, яз көттереп киләчәк.
-31 декабрьдә җылы булды, димәк, кыш озакка сузылыр, - ди ул. - Түбә читләренә күз салыгыз: декабрьдә көннәр җылынып алганнан соң "эленгән" боз сөңгеләренең озын булуы да кышның тиз генә чигенмәячәге турында сөйли. Мартта гадәттәгечә суык булачак. Май ае исә, сынамышларга караганда, бик җылы килергә охшаган. Мондый һава торышы төрле корткыч бөҗәкләр өчен уңай шартлар тудырачак. Алар, алмагач һәм башка җимеш агачларының чәчәкләренә зыян китереп, уңышка начар йогынты ясаячаклар дигән сүз бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев