Район прокуроры Ришат Шакиров "Яңа караш" социаль реклама Бөтенроссия яшьләр конкурсының район этабы җиңүчеләрен тәбрикләде. Укучылар үзләренең хезмәтләре белән "Социаль плакат" номинациясендә катнашканнар һәм "Прокуратура - коррупциягә каршы" дигән темага багышлап әзерләгәннәр.
Зур Кукмара урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рузинә Галимҗанова беренче урынны алды. Күппрофильле лицейның чыгарылыш укучылары Гөлназ Кәримова һәм Алина Ивановалар икенче-өченче урыннарны бүлеште. Кызларның җитәкчеләре: Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Ләйлә Низамова.
-Кызларның хезмәтләре бәйгенең Бөтенроссия турына җибәрелә. Шулай ук безнең район өчен танылган җырчы Радик Юльякшин да катнашачак. Ул шулай ук "Прокуратура - коррупциягә каршы" дигән темага видоролик әзерли һәм конкурска юллый. Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, алга таба да уңышлар юлдаш булсны, - диде прокурор Ришат Шакиров, бүләкләүләр соңында.
Алсу Сәләхетдинова хәбәре һәм фотолары
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев