Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар арасында электрон порталларны үз итүчеләрнең саны елдан-ел арта

Электрон дәүләт хезмәтләренең мөмкинлекләрен әлеге порталдан файдаланучылар яхшы белә: уңайлы, җиңел һәм тиз. Чыннан да, почта-банкларда чират тормыйча, компьютер яисә кәрәзле телефон ярдәмендә генә дә хәзер бик күп төр хезмәтләрне башкарырга мөмкин. uslugi.tatarstan.ru һәм ww.gosuslugi.ru - торак-коммуналь хуҗалык, элемтә, ЮХИДИ һәм автохезмәтләр, балалар бакчасы, салым инспекциясе, ЗАГС, Пенсия фонды, мәгариф,...

Кукмаралылар арасында да әлеге порталларны үз итүчеләрнең саны елдан-ел арта. Районда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм балалар бакчасы өчен түләүләр электрон юл белән аеруча күп башкарыла.

-Бер җайлы ысулга ияләнгәч, һич кенә дә почтада чират торасы килми икән ул. Кичке якта барлык түләү кәгазьләрен бергә туплап,компьютерым каршына утырам да, 10-15 минут эчендә эшем бетә. Балалар бакчасы өчен түләүләрне дә, ЮХИДИ штрафларын да әлеге портал аша башкарам, кәрәзле телефон балансын да үземә уңайлы вакытта тулыландырам. Иң мөһиме: интернетың эшләсен, - ди Кукмарадан Алия Әхмәтова.

Әмма әлеге хезмәтнең уңайлылыкларына шикләнеп караучылар да бар. Түләүләрем тиешле оешмага үзвакытында барып җитәрме, алдагы айда икеләтә сумма килмәсме? Һич кенә дә борчылырга кирәкми. Түләүне башкарганнан соң "пичәтләү" төймәсенә басып, квитанцияне чыгартып алсаң, анда оешма-предприятиенең реквизитларын һәм түләнгән һәр тиенгә кадәр күрә аласыз. Шунысын да белү мөһим: Татарстан дәүләт хезмәтләр порталының куркынычсызлык системасы булдырылган. Банк картасы мәгълүматлары серверда калмый, бу исә мәгълүматларның чит кешеләр кулына күчүдән өстәмә рәвештә саклау булып тора.

www.gosuslugi.ru - Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталына аерым тукталыйк. Аның аша тиз арада иске һәм яңа төрдәге чит ил паспортларын рәсмиләштерергә, телефонга ЮХИДИ штрафы турында хәбәр алырга һәм аны 50 процентлы ташлама белән түләргә, мәҗбүри пенсия иминиятләве системасындагы шәхси счетның торышын белергә, пенсия билгеләргә, салым әҗәтләрен түләргә һәм nalog.ru сайтындагы шәхси кабинетка керергә, транспорт йөртү таныклыгы алырга яисә алыштырырга, балалар бакчасына язылырга, ЗАГС, яшь гаиләләргә, юридик һәм шәхси эшмәкәрләр өчен булган хезмәтләрдән файдаланырга, бердәм федераль үрнәктәге аучы билеты алырга мөмкин. Порталда Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча да күптөрле хезмәтләр күрсәтелә. Болар: юл хәрәкәте белән бәйле административ хокук бозулар турында мәгълүмат бирү, автомототранспортны һәм аларга прицепларны теркәү, транспорт йөртү таныклыгы алу өчен имтиханга язылу, хөкем ителү-ителмәү, сәяси репрессия корбаннарының аклануы турында яисә архив белешмәләр, коралга рөхсәт алу һәм башкалар.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең Бердәм порталына (http://www.gosuslugi.ru) теркәлеп, аннан файдаланучылар өчен дәүләт хезмәтләре өчен пошлина түләүдә 30 процент ташлама каралган. Моның өчен бары тик электрон формада гариза бирергә һәм банк картасы ярдәмендә түләүне башкарырга кирәк.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтындагы мәгълүматлардан билгеле булганча, "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлаган. "Татарстан Республикасы хезмәтләре" - iOS һәм Android базасындагы смартфон һәм планшетлар өчен мобиль кушымта, аның ярдәмендә тиз генә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, балалар бакчасы өчен түләргә, баланың мәктәптә алган билгеләрен карарга, мәктәп картасының балансын тутырырга, табибка язылырга, балалар бакчасына чиратка басарга мөмкин. Кушымтада республика халкы күп куллана торган 16 сервис эшли.

Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) ничек файдаланырга?

Иң элек шәхси кабинет булдырыр кирәк. Моның өчен сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольне куллану сорала.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлү һәм шәхси кабинет ачу өчен нишләргә?

Шулай ук кәрәзле телефон номеры кирәк. Тагын кул астында паспорт, ИНН, СНИЛС та булу мөһим. Иң элек порталга кереп,"теркәлү" төймәсенә басабыз һәм исем-фамилия, кәрәзле телефон номеры, электрон почта адресын күрсәтеп анкета тутырабыз. Кәрәзле телефонга раслау коды килгәннән соң, аны махсус графага язабыз. Алга таба шәхси кабинетка керү өчен пароль генә булдырасы кала. Бу - теркәлүнең кыскартылган ысулы. Порталдагы барлык хезмәтләрдән дә тулысынча файдалану өчен, күпфункцияле үзәккә (МФЦ) яисә Пенсия фондына барып, мәгълүматларны раслатырга кирәк.

Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев