Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада Герой истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасы ачылды

Күппрофильле лицейда чыгыш ясаучылар Илназ Бадыгиев турында җылы хатирәләрне барладылар, мәктәп елларыннан ук тырыш, тәртипле, максатчан, ярдәмчел һәм гадел булуын искә төшерделәр.

Күппрофильле лицейда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз, әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы Илназ Бадыгиев истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасын ачу тантанасы булды.

Мемориаль тактада түбәндәге сүзләр язылган:
«Безнең лицейда 2009-2020 елларда гвардиянең өлкән лейтенанты, танк батальоны штабы начальнигы урынбасары Бадыгиев Илназ Фәнис улы белем алды. Ул 2025 елның 5 июлендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булды. Россия Президенты карары белән, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде». 

Чарада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Геройның әти-әнисе, тормыш иптәше, якыннары, сыйныфташлары, дуслары, укытучылар, лицей укучылары һәм башкалар катнашты. 

Чыгыш ясаучылар Илназ Бадыгиев турында җылы хатирәләрне барладылар, мәктәп елларыннан ук тырыш, тәртипле, максатчан, ярдәмчел һәм гадел булуын искә төшерделәр. Ул тормышта үз юлын сайлап, ил язмышы өчен җаваплы мизгелдә читтә калмый, Ватан алдындагы бурычын намус белән үти. Илназның батырлыгы — бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен чын үрнәк.

Герой егет лицейда укыган вакытта хәрби-патриотик отрядның командиры була. Аның хөрмәтенә отрядка Бадыгиев Илназ Фәнис улы исеме бирелде. Таныклыкны район хәрби комиссары Альберт Гомәров һәм Кукмара районы юнармия бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте штабы җитәкчесе Айрат Шакиров тапшырды. 

Тантанада хәрбине бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такта янына чәчәкләр куйдылар.

Ватанны саклаучының исеме лицей тарихында гына түгел, укучыларның йөрәгендә дә мәңге сакланыр. Аның батырлыгы яшьләрне кыю, намуслы, туган илен яратучы булып үсәргә өндәп торачак.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев