Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада Германиядә хезмәт иткән ветераннар хөрмәтенә митинг узды

Тантаналы очрашу бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Германиядә Совет гаскәрләре төркеме (ГСВГ) оешуга 81 ел тулды. 1994 елда әлеге гаскәри берләшмә үз эшчәнлеген тәмамласа да, анда хезмәт иткән ветераннар өчен бу чор гомерләренең онытылмас бер өлеше булып кала. Шуңа күрә ГСВГ оешкан көнне алар ел саен бергә җыелып, хатирәләрен яңарта, аралаша һәм хезмәттәшләрен искә ала.

Кукмараның Җиңү паркындагы Германиядә хәрби бурычын үтәгән якташлар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг узды. 

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Багаманова, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, районның Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннар Советы рәисе Раиф Гомәров, район офицерлар берлеге рәисе Илфат Гайнанов, район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов, Германиядә төрле елларда хезмәт иткән ветераннар, чакырылган кунаклар катнашты. 

Чыгыш ясаучылар Германиядә хезмәт иткән хәрбиләрнең Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен билгеләп үттеләр, аларның яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдәге роленә тукталдылар. Ветераннар үзләренең хезмәт елларын искә алып, яшьләргә тынычлыкның кадерен белергә һәм туган илгә тугрылыклы булырга чакырдылар.

Чара барышында Германиядә хезмәт иткән якташларны хөрмәтләп искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм алар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Тантаналы очрашу бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев