Кукмара районында үткән ел 498 бала туган
Көн темасы

Кукмара районында үткән ел 498 бала туган

Быелның беренче пары 5 гыйнвар көнне язылышкан

Район ЗАГСы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова хәбәр итүенчә, үткән елда яңа туган 498 бәби теркәлгән, 623 кеше вафат булган. 285 пар язылышкан, 112 пар араларын законлы рәвештә өзгән.

Быел беренчеләр булып, 5 гыйнварда ике пар никахларын теркәгән. Әлеге бәхетле парлар: Жилой Рудник кызы Ләйсән Мансур кызы Баһманова белән Янсыбы егете Ильяс Илсафетдин улы Зарипов, Күкшел кызы Гөлия Габделфәрт кызы белән Илнар Илшат улы Шаһиев.

фото: pixabay.com

 

 


Нет комментариев