Кукмара районында Covid-19 белән зарарланган кеше юк
Көн темасы

Кукмара районында Covid-19 белән зарарланган кеше юк

Хәзерге вакытта районда 25 кеше карантинда.

Кукмара районында Covid-19 белән зарарланган кеше юк. Бу хакта район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта районда 25 кеше карантинда. Бүген тагын 10 кеше Мәскәүдән кайтачак, алар шулай ук ике атналык карантинда булачак. Читтән кайтучыларның барысы да, карантин вакыты тәмамланганнан соң, исәптән төшерелә. Коронавирус белән зарарланучылар юк», - диде Руслан Димитриев.

Баш табиб урынбасарының сүзләренә караганда, тикшерүгә барлыгы 91 мазок алынган, аларның 88е - тискәре, ә өчесенең әле нәтиҗәләре әзер түгел.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына караганда, күрше Мамадыш, Саба һәм Балтач районнарында Covid-19 белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

Тәүлек эчендә Татарстанда барлыгы 21 кеше зарарланган.

фото: Владимир Васильев


Нет комментариев