Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Кукмара итекләре» Бөтенроссия фестивале бәйрәмгә җыйды

Татарстан студентларыннан җыелма «Авыл стайл», Әтнә районыннан «Әтнә КИСтекләре», Малмыж районыннан «Черные медведи», Яңа Чишмә районыннан «Новошешминский вихрь», Кукмараның «Килде-китте», Биктаудан «Текә тау», Канаш муниципаль округыннан «Канаш Ен» командалары матур һәм күңелле уен күрсәтте.

Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында унберенче тапкыр «Кукмара итекләре» Бөтенроссия фестивале узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан, Чуваш Республикасы һәм Киров өлкәсеннән килгән — барлыгы 7 команда катнашып, иҗади осталыкларын күрсәтте һәм спорт уеннарында көч сынашты.

Бәйрәм кунакларын һәм командаларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Кукмара киез итек-киез комбинаты директоры Ләлә Шәрипова, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан якташыбыз Эдуард Кузьмин һәм башкалар сәламләде.

«Бу чараның масштаблары алга таба тагын да үсәр дип ышанам. Үткән ел без әлеге проект белән грант оттык. Мондый дәүләт ярдәмнәре булганда, тагын да киңәергә мөмкинлекләр бар дип уйлыйм. Кукмара итекләре белән данлы. Аны бездә комбинатта гына түгел, ә эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, гомумән, тырыш, булдыклы халкыбыз җитештерә», — диде Сергей Димитриев.

Бүгенге һава торышы бәйрәмне тамаша кылучыларга да, янып-пешеп уеннарда катнашучылар өчен дә бик рәхәт иде. 

Татарстан студентларыннан җыелма «Авыл стайл», Әтнә районыннан «Әтнә КИСтекләре», Малмыж районыннан «Черные медведи», Яңа Чишмә районыннан «Новошешминский вихрь», Кукмараның «Килде-китте», Биектаудан «Текә тау», Канаш муниципаль округыннан «Канаш Ен» командалары матур һәм күңелле уен күрсәтте. Комсомол мәйданы гөр килеп торды. Берәүләр командалар өчен җан атса, икенчеләр концерт номерларын тамаша кылды, дәртле көйләр астында биеде.

Шулай ук биредә уңган райондашларыбызның алтын куллары белән җитештерелгән продукция һәм, әлбәттә, итекләр дә сатып алырга була иде.

Аш-Буҗи авылыннан Ришат Абдуллин һәм Ильяс Зәкиуллиннар бер ярминкәдән дә читтә калмыйлар. Алар Казанга хәтле барып та үз сатып алучыларын табып кайталар.

— «Итек үтәме?» — дигән сорауга анык кына җавап биреп булмый. Төрле чагы була, әмма зарланмыйбыз, — диделәр алар.

Туембаш җирлегеннән ярминкәгә 200 пар итек алып килгәннәр. Монда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, эшмәкәрләр, үзмәшгульләрнең хезмәт җимешләре бар. Аларның кайсы баса, түши, чигә, табан асты сала. Сәүдә бик әйбәт бара дип сөйләде Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов.

«Карасы, агы, көрәне, кыска яки озын кунычлысы кирәкме — барысы да бар. Йоны да сыйфатлы һәм шифалы, — дип мактады ул. — Соңгы елларда итеккә сорау шактый кимеде. Әмма осталар да тик ятмый, итекне төрлеләндерә, заманча итеп үзгәртә. Сату да интернет мәйданчыкларда алып барыла. Шуңа күрә дөньядан артта калмыйбыз».

Кукмарадан Татьяна Фаухетдинова ярминкәгә үзе җитештергән чуни, башмаклар алып чыккан иде. Алар күз явын алырлык, шулхәтле матур итеп эшләнгәннәр. Ә бу хезмәтнең чишмә башы мех, тире әйберләре ремонтлый торган ателье ачудан башланган икән.

«Бу эштә тәҗрибәм шактый зур: җиде еллап шөгыльләнәм. Үзмәшгуль булып теркәлеп, социаль контракт төзедем, шул акчага тегү машинасы һәм башка кирәк-яраклар сатып алдым. Сезон булмаган вакытта, эшсез торган чаклар да бар иде. Шунда берничә башмак тегеп карадым. Ул башкаларга да ошады, үзем дә ныграк кызыксынып киттем. Хәзер бөтен көчемне биреп хезмәт куям. Үзем тегәм, үзем чигәм... Урамга киеп чыгарлык булсын, дигәч, табаннарына таймый торган аслык та куя башладым», — диде ул.

Кукмарадан Тәнзилә апа Фазылова чыгышы белән Пермь өлкәсеннән икән. Саба районының Тимершык авылына кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Кукмарага килеп урнашканнар.

«Гомер буе биредә яшәдек, Кукмараны яраттык. Шушында балалар үстердек. Бүгенге ярминкәгә мамык шәлләр, косынкалар, йон оекбаш, бияләйләр алып чыктым. Барысын да үзем бәйләдем. Әлеге шөгыльгә әнием өйрәткән иде», — диде ул.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча быел Гран-прины «Черные медведи» командасы яулады. «Килде-китте» — беренче, «Әтнә КИСтекләре» — икенче, «Канаш Ен» өченче урынга лаек булды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев