Программа: Күппрофильле лицей 150 еллыгын билгеләп үтә
Бәйрәм чаралары ике көн дәвам итәчәк
2 августта
17.00-18.00 – районның мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан оештырылган “Мәктәпнең 150 еллык юбилеен каршы алганда” сувенирлар күргәзмәсе;
18.00-20.00 – районның сәнәгать предприятиеләре, мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары тарафыннан әзерләнгән “Юбилярны котлау” концерт программасы.
3 августта
10.00-11.00 – Комсомол мәйданында чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы, аларны теркәү, фотосессия;
11.00-12.30 – мәктәпнең “Юбилеең белән, туган мәктәбем!” дигән 150 еллык юбилеен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы линейка;
12.30-13.30 – лицей буенча экскурсия, ретро-күргәзмәләрдә булу, лицей музее белән танышу, сыйныф бүлмәләрендә сыйныфташлар белән очрашу, анкеталар тутыру, юбилей чыгарылыш альбомнарын карау;
13.30-16.30 – “Мәктәп тарихының битләрен ачканда” дигән музыкаль-әдәби композиция;
16.30-19.00 – буш вакыт (төшке аш), фотосессия;
19.00-22.00 – бәйрәм концерты. Чыгарылыш сыйныф укучыларының ирекле чыгышы. Төрле буын биюләре.
22.00 – бәйрәм салюты.
6+
фото: Миляуша Ханафиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев