Редакциябезнең акциясендә катнашып, сез хыялыгызда йөрткән шушы җайланмага ия булу мөмкинлеген сынап карый аласыз.
Бакчалардан уңыш җыеп алынды, кышка яшелчә, бәрәңге запасы тупланды, җәй буе үстерелгән кош-кортлар да эшкәртелеп, туңдыргычларга урнаштырылды. Инде рухи азык җыю, шул исәптән 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу турында да уйланыр вакыт җитте. Без дә “Хезмәт даны”, “Трудовая слава” газеталарына подписка башлануын хәбәр итәбез һәм, традиция буларак, абунәчеләр арасында үткәрелүче көзге акцияләребезнең беренчесен тәкъдим итәбез. Ул 4 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Приз – пар үтүге.
Пар үтүге – һәр хуҗабикәнең хыялы. Кер үтүкләү – күп вакытны ала торган бик мәшәкатьле, четерекле хезмәт, бу эшне яратып башкаручылар булса да, алар бармак белән генә санарлык, аздыр. Тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр, костюмнар, бәйләнгән киемнәрне үтүкләү аеручы авыр. Ә инде йортыгызда пар белән үтүкли торган көнкүреш техникасы бар икән, бу эшләрне башкару күңелгә канәгатьлек кенә бирәчәк. Чөнки челтәр-пәрдәләрне тәрәзәләрдә эленеп торган килеш тә үтүкләргә мөмкин.
Редакциябезнең акциясендә катнашып, сез хыялыгызда йөрткән шушы җайланмага ия булу мөмкинлеген сынап карый аласыз. Ә инде район газетасына 4-14 октябрьдә язылсагыз, акчагызны да янга калдырырсыз: бу көннәрдә подписка декадасы кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр тәкъдим ителә. Ункөнлек дәвамында киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына 633 сум 66 тиеннән язылырга мөмкин (хәзерге бәя – 687 сум).
Акциядә катнашу шартлары элеккечә үк кала: район газетасына язылу квитанциясе күчермәсен почта аша яки электрон адреска юлларга, шулай ук редакциягә алып килеп күрсәтергә кирәк. Телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз. Акциягә 31 октябрьдә йомгак ясалачак.
Акцияне оештыручы – “Хезмәт даны” газетасы редакциясе.
Акциянең сроклары – 4.10.2018 – 31.10.2018. Тулырак мәгълүмат - редакциядә.
Реклама. 16+
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев