Көн темасы

Игътибар: яңа акция! Җыештырырга вакыт

Язгы айларда өй эчен бер кат юып чыгарып, тәртип урнаштырмаган хуҗабикә юктыр ул, мөгаен. Яшәгән урыныңны җыештыргач, йорт-кура гына түгел, күңелләр дә чистарып калган кебек тоела. Ләкин шыплап йорт җиһазлары тулган, ындыр табагы кебек иркен өйне җыештырып чыгару бик мәшәкатьле эш. Стена-түшәмне генә түгел, затлы тәрәзә пәрдәләрен, идәннәргә түшәлгән авыр...

Язгы айларда өй эчен бер кат юып чыгарып, тәртип урнаштырмаган хуҗабикә юктыр ул, мөгаен. Яшәгән урыныңны җыештыргач, йорт-кура гына түгел, күңелләр дә чистарып калган кебек тоела. Ләкин шыплап йорт җиһазлары тулган, ындыр табагы кебек иркен өйне җыештырып чыгару бик мәшәкатьле эш. Стена-түшәмне генә түгел, затлы тәрәзә пәрдәләрен, идәннәргә түшәлгән авыр палас-келәмнәрне дә юарга кирәк бит әле. Шуны исәпкә алып, без газетабызны укучы бер ханымны палас юу мәшәкатеннән коткарырга булдык: шушы төр хезмәт күрсәтүче, безнең акциядә җиңү яулаган абунәчебезнең өенә килеп, паласын юып бирәчәк. Акциядә катнашу өчен 4-27 апрельдә 2016 елның икенче яртысына "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Отыш иясе 27 апрельдә билгеле булачак.

Акциянең срогы - 2016 елның 4 апреленнән 27 апреленә кадәр.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.


Нет комментариев