Реклама
Хәбәрләр
Зур Кукмара егете Айназ Нургалиев Севастопольгә бәйгегә барачак
Казанның "Патриот" үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби спорт оешмалары һәм кадет корпуслары арасында "Җиңү варислары Союзы" дип аталган россиякүләм яшьләр сборы үтте. 12 көн дәвамында барган сборда Россиянең 46 төбәгеннән 52 команда, 600дән артык егет һәм кыз катнашты. Алар арасында якташларыбыз - Зур Кукмара авылы егете Айназ Нургалиев,...
Казанның "Патриот" үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби спорт оешмалары һәм кадет корпуслары арасында "Җиңү варислары Союзы" дип аталган россиякүләм яшьләр сборы үтте. 12 көн дәвамында барган сборда Россиянең 46 төбәгеннән 52 команда, 600дән артык егет һәм кыз катнашты. Алар арасында якташларыбыз - Зур Кукмара авылы егете Айназ Нургалиев, Саба районының кадет-интернат мәктәбендә укучы һәм Кукмарадан Динар Хәйруллинар бар иде. Айназ шәхси зачетта гер күтәрү буенча үз үлчәү авырлыгында икенче урынны алса, команда составында фехтование буенча - беренче, каршылыклар аша йөгерүдә икенче урынны алды.
Динар исә, команда составында ату һәм гер күтәрү буенча беренчелекне яулады. Айназны июль аенда Севастопольдә үтәчәк яңа бәйге көтә. Аңа уңышлар телибез.
фото: https://yandex.ru/clck/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев