Зур Кукмара авылының тау буендагы стадион янында кызу эш кайный (фото)
Биредә хәзер үк спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар
Зур Кукмара авылының тау буендагы стадион янәшәсендә бу көннәрдә кызу эш кайнады. Авыл энтузистлары көче белән стадионның әйләнә-тирәсе өрәңге агачларыннан чистартылды. Алдагы ял көннәрендә дә бу эш дәвам итәчәк. Биредә хәзер үк спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар, йөгерергә теләүчеләр өчен 650 метр трасса, футбол мәйданчыгы әзер. Берничә көннән волейбол мәйданчыгында да волейбол уйнарга мөмкин булачак. Узган ел бу тирәгә 1600 төп агач утыртылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев