Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоопарктан горилла качкан

Читлектән чыгып качкан Кумбука кушаматлы горилла иректә 25 минут чамасы йөреп кала алган. Әлеге хәл Лондондагы зоопаркта булган. Приматлар отрядының иң зур маймыллары рәтендә булган горилланы кыска саплы сөңге кулланып йоклата алганнар. Маймылны тоткарлау операциясе бер сәгатькә сузылган. Бәхеткә күрә, ул бер кешегә дә зыян салмаган. Йөзләгән халыкны тиз арада...

Читлектән чыгып качкан Кумбука кушаматлы горилла иректә 25 минут чамасы йөреп кала алган.

Әлеге хәл Лондондагы зоопаркта булган. Приматлар отрядының иң зур маймыллары рәтендә булган горилланы кыска саплы сөңге кулланып йоклата алганнар. Маймылны тоткарлау операциясе бер сәгатькә сузылган. Бәхеткә күрә, ул бер кешегә дә зыян салмаган. Йөзләгән халыкны тиз арада якындагы ашханәгә урнаштырып өлгерткәннәр.

Алдагы көндәгенә үзен чамадан тыш ярсу тоткан маймылның ничек иреккә чыгуын ачыклау максатыннан зоопаркта эчке тикшерү эшләре башланган.

Сүз уңаеннан: Лондон зоопаркында барлыгы 7 горилла бар икән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев