Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йомшак җиһаз – тән сихәте (фото)

Эх! Рәхәт тә соң яңа, йомшак караватта йоклавы: ятуга изрәп китәсең, төшләрнең дә иң татлысы керә, ә иртән торганда бөтен талчыгуларың, әйтерсең, эреп юкка чыккан була... Гомумән, яңа җиһаз шәп инде ул! Йортка яңа урындык алып куйсаң да, кем әйтмешли, яшиселәр килеп китә.

Җиһаз сайлау җиңел эш түгел, бәясе дә, сыйфаты да канәгатьләндерерлеген табуы кыенрак. Ә менә алга таба әйтеләсе җиһазлар кибетенә юл тотсагыз, кәефегез дә яхшырыр, бераз акчагызны да янга калдырырсыз.

Моның шулай икәненә дәлилем дә бар. Кукмарадан Гөлүсә Сабирова шушы кибеттән аш бүлмәсе өчен җиһазлар алган. "Кукмарада җиһаз кибетләре шактый. Ләкин йөреп-йөреп тә күңелемә туры килә торганын тапмадым. Монда, каталогтан карап, үземнең үлчәмнәрем белән заказ бирдем, төсләрен дә үземә килешкәнен сайладым, бер атнада алып кайтып бирделәр. Бәясе дә мин планлаштырганнан арзанрак булды", - ди ул, елмаеп.

Волжск, Калининград, Пенза, Ульяновск шәһәрләренең иң яхшы, сыйфатлы җиһазлар ясый торган фабрикалары белән тыгыз элемтәдә эшли әлеге кибетнең хуҗасы. Ә бу - һәр җиһаз экологик яктан чиста, ГОСТ стандартларына туры килгән материалдан эшләнелгән дигән сүз.

Аш бүлмәсе өчен җиһазлар - урындык-өстәлләр яхшы сыйфатлы, су сеңдерми торган катнашма белән эшкәртелгән, чыдам каен агачыннан ясалган, урындыкларның гынада 15 төре бар. Шунда ук кухня гарнитурларына, шкафларга да заказ бирә аласыз. Җиһазны үзегез теләгәнчә ясатасыгыз килсә, 200 төрдә МДФ-фасад һәм 21 төрле ламинат арасыннан, һичшиксез, күңелегезгә хуш килгәнен сайлап ала алырсыз.

Диван-караватларның ниндие генә юк биредә. Йомшак җиһаз алганда Төркиядә җитештерелгән иң сыйфатлы гобелен тукымасы белән тышланганына тукталсагыз, үкенмәссез. Микрофибра, флок, замша, жаккард тукымалыларын да бик теләп алалар икән. Керләнгән очракта юарга да, чистартырга да була, дип киңәш итә сатучылар.

Халыкта бары тик яхшы яктан гына телгә алынган ортопед матрасларын да саталар бу кибеттә. Каты яисә артык йомшак урында йокларга киңәш итмиләр белгечләр. Йоклаганда ортопед матрасы гәүдә формасына яраклаша, димәк, умыртка баганасына ял итәргә мөмкинлек тудыра. Волжск, Казан, Мәскәү фабрикаларында барлык таләпләргә дә туры китереп эшләнгәннәрен дә, Швейцариядә җитештерелеп, Европа сертификациясен узганнарын да сатып алырга була. Гомумән, йортыгызга карават, шкаф-купе, компьютер өстәле, урындыгы, төрле шкафлар кирәкме - рәхим итегез, сезне монда көтәләр. Кухня гарнитуры һәм шкаф-купелар һәр йортка үз үлчәмнәре белән кирәк, шуңа күрә монда һәр клиентның теләк-мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшлиләр, бушка килеп үлчәп тә китәләр. Җитешсезлекләр килеп чыккан очракта 1 еллык гарантиягә (матрасларга 20 ел) ышана аласыз. Товарны китереп бирәләр, хәтта Татарстан, Россия шәһәрләренә илтү мәсьәләсе хәл ителгән, кичектереп түләү дә каралган.

Кайчакта шкаф ишегенең күгәне эштән чыга, килешкәнен таба алмый аптырап бетәсең... Моннан да чыгу юлы бар: җиһаз өчен фурнитура бу кибеттә сыйфатлы да, арзан да

-Бәйрәмнәргә бездә һәрчак ташламалар була, - ди кибетнең хуҗасы Марат Әхмәтҗанов. - Менә хәзер дә 12 апрельдән 1 майга кадәр күргәзмә үрнәкләренә 3 проценттан - 20 процентка кадәр ташламалар* ясыйбыз.

Әлеге җиһазлар кибете челтәренең бистәбездә өч сәүдә ноктасы бар. "Ратмир" сәүдә үзәгенең иң түбәнге каты (цокольный); Ленин урамы, 17 йорт, элеккеге "Универмаг" бинасы; Пугачев урамы, 3 йорт, Кукмара төбәкне өйрәнү музее янында. 8.00-16.00 сәгатьләрдә эшли. Белешмәләр өчен телефон: 89050202225.

*Ташламаларны (12.04.17 - 01.05.17) кичектереп түләүне (3 айга) М.Г.Әхмәтҗанов тәкъдим итә. Тулырак мәгълүмат сатучыларда.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев