Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ярминкәдә күпме ризык әрәм була

Үткән атналарның берсендә район мәгариф хезмәткәрләренең ярминкәсендә булырга туры килде. Түзмәдем, кичерешләремне, фикерләремне газета укучылар белән дә уртаклашырга булдым. Бәлки мәгариф идарәсе җитәкчелеге сүземә колак салыр.

Ярминкәгә җиләк-җимеш, яшелчәләрдән күргәзмәләр әзерләнгән иде. Һәрбер мәктәп, балалар бакчасы тырышкан. Өстәлләр тулы төрле зурлыктагы фигуралар, эшләнмәләр. Сүз дә юк, бик матур. Әмма кирәкме икән соң алар? Соңыннан никадәр әйбер әрәм була бит. Ярминкәгә килгән сатып алучы ул әйберләргә игътибар да итми, аңа сатуда булган суган, кәбестә, бәрәңге яки башкасы кирәк. Шуларны сатып алучы күзенә күренерлек итеп матурлап тезеп куярга кирәк. Оныгым балалар бакчасына йөри. "Ярминкәдән кайткан товарларны, ягъни күргәзмә өчен әзерләгән әйберләрне төркемдәге шкаф өсләренә тезеп куйганнар, алар инде кибә дә башлаганнар, кайсысының бизәкләре салынып төшкән", - ди, бер кичне эштән кайткач киленем. Иртәгә ярминкә буласы көнне ул да бар эшен ташлап, үзе әйтмешли, ниндидер композиция ясап утырган иде. И-и-и, әрәм булган ризык, аларны әзерләп бушка үткән вакыт...

Өлкән яшьтәге бер апа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев