Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янилдә студентлар белән очрашу булды

Янил урта мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Мәктәп директоры Ришат Шакиров үзенең котлауларын җиткерде.

Бәйрәм мәктәп тарихын яктырткан матур концерт белән башланып китте. Җыр һәм биюләр белән беррәттән әлеге чарада уку йортының үткәне, бүгенгесе, биредә кемнәр белем алган һәм нинди вакыйгалар булганлыгы турында сөйләнде.

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм башлангыч сыйныф укучылары видеоязма аша студентларга үзләренең сәламнәрен җиткерделәр. Нинди уй-хыяллар белән янулары турында сөйләделәр. Видеоролик эчтәлекле һәм кызыклы иде. Кунакка килгән студентларның да әйтер сүзләре бар иде. Алар бик аңлаешлы, кызыклы итеп уку йортлары турында сөйләделәр һәм әңгәмәбез тагында җанланып китте.

Бәйрәмебезнең икенче өлешендә килгән студентлар һәм укучылар арасында мавыктыргыч "КВН" узды. Әлеге ярышта ике команда да үзләренең осталыкларын күрсәтеп, җырлап- биеп, кызыклы уеннар уйнап, матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм онытылмаслык булып, бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев