Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ураза тотучыларга – сөенче

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) әйтте: - Ураза тотыгыз, чөнки аңа тиң булган башка гамәл юк. - Әгәр кеше Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның гәүдәсен сәламәтләндерер һәм әҗерен арттырыр. - Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, догасы кабул, ә гөнаһысы гафу...

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) әйтте:

- Ураза тотыгыз, чөнки аңа тиң булган башка гамәл юк.

- Әгәр кеше Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның гәүдәсен сәламәтләндерер һәм әҗерен арттырыр.

- Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, догасы кабул, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр.

- Сәхәр һәм Ифтар вакытында ураза тотучының догасы кабул ителер.

- Рамазан ае уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыканыр.

- Ураза тотучының йөзен (гәүдәсен) Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык арага җәһәннәм утыннан ерагайтыр.

- Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә кешегә шәфәгать кылырлар (аны якларлар). Ураза әйтер: "Әй Раббым, көндезләрен ул Үзеңнең ризалыгың өчен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыелды, шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл! Коръән дә әйтер: "Ул күп вакытын мине укыр өчен багышлады. Мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл!" Һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән алар шәфәгать кылырлар.

- Җәннәттә Әр-Раййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә шул ишектән бары тик ураза тотучылар гына Җәннәткә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев