Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектына нәтиҗә ясалды (фото)

"Иң яхшы мәдәни көндәлек" һәм "Иң әйбәт мәдәни әти-әни" номинацияләре буенча урыннар билгеләнде

Быел да Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты старт алып, районыбыз һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы 1-4 сыйныф укучыларына әлеге көндәлекләр тапшырылган иде. "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының максаты - балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны рухи яктан баету. Моннан тыш, проект укучыларда аралашу күнекмәләрен булдыра, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияли, әти-әниләрне исә балаларына якынайта.

Гадәттәгечә, май ае "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына йомгак ясау вакыты. Жюри тарафыннан һәр сыйныфтан "Иң яхшы мәдәни көндәлек" һәм "Иң әйбәт мәдәни әти-әни" номинацияләре буенча урыннар билгеләнде. "Иң яхшы мәдәни көндәлек" номинациясе җиңүчеләре булып түбәндәге укучылар танылды:

Кукмара 4 нче урта мәктәбеннән 1 "а" сыйныф укучысы Семенова Чулпан;

Кукмара 4 нче урта мәктәбеннән 2 "б" сыйныф укучысы Вәлиуллин Аяз;

Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиядән 3 "а" сыйныф укучысы Илвира Степанова;

Зур Кукмара урта мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Хаҗиев Инсаф.

"Иң яхшы мәдәни әти-әни" номинациясендә Алсу Әгъләмҗәновага тиңнәр булмады. Һәр сыйныфтан беренче урын алган укучы һәм "Иң яхшы мәдәни әти-әни" номинациясендә җиңү яулаган Алсу Әгъләмҗәнова 26 майда Казан шәһәренең "Әкият" курчак театрында узачак бәйрәм тантанасына барды. Биредә алар өчен язучы Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү, дипломнар, бүләкләр тапшыру оештырылды.

Шулай ук муниципаль этапта түбәндәге укучылар II, III урыннарны яулады.

1 нче сыйныфлар арасында:

2 урын - Хәбибуллина Инзилә, Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 1 а сыйныфы укучысы;

3 урын - Хисмәтуллин Раяз, Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 1 а сыйныфы укучысы.

2 нче сыйныфлар арасында:

2 урын - Заһидуллина Азалия, Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2 б сыйныфы укучысы;

3 урын - Фәйзуллин Артур, Ош-Юмья урта мәктәбенең 2 а сыйныфы укучысы.

3 нче сыйныф укучылары арасында:

2 урын - Фәйзетдинова Зәлия, Чарлы урта мәктәбенең 3 б сыйныфы укучысы;

3 урын - Саттаров Фаяз, Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 3 б сыйныфы укучысы;

Семенова Руслана Ош-Юмья урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы;

Шакирова Илина Кукмара 3 нче урта мәктәбенең 3 нче сыйныфы укучысы.

4 нче сыйныф укучылары арасында:

2 урын - Павлова Полина Сабир Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбе укучысы;

3 урын - Шакирова Адилә Олыяз урта мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы.

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында район балалар китапханәсе үткәргән "Иң актив сыйныф" акциясе нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын - Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 3 а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Мөхтәрәмә Галимуллина);

2 урын - Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 2 б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Алсу Хәйруллина);

3 урын - Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 2 а сыйныфы укучылары ( сыйныф җитәкчесе Гөлирә Гыйләҗева).

1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үткәрелгән бәйрәм чарасында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Барый улы Нуриев барлык укучыларны тәбрикләп, Мактау грамоталары һәм бүләкләр өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk