Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Украинада журналист Павел Шеремет фаҗигале төстә һәлак булган

"Украинская правда" мәгълүмат чарасы журналисты, "Вести" радиосы алып баручысы бүген иртән Киевта Богдан Хмельницкий һәм Иван Франко урамнары чатында, автомобиль шартлау нәтиҗәсендә, һәлак булган. Бу хакта "Украинская правда" яза. ММЧ мәгълүматы буенча, автомобиль хуҗасы - "Украинская правда" газетасы җитәкчесе Елена Притула. Әмма һәлакәт вакытында Елена үзе машинада булмаган, рульдә Павел...

"Украинская правда" мәгълүмат чарасы журналисты, "Вести" радиосы алып баручысы бүген иртән Киевта Богдан Хмельницкий һәм Иван Франко урамнары чатында, автомобиль шартлау нәтиҗәсендә, һәлак булган. Бу хакта "Украинская правда" яза.

ММЧ мәгълүматы буенча, автомобиль хуҗасы - "Украинская правда" газетасы җитәкчесе Елена Притула. Әмма һәлакәт вакытында Елена үзе машинада булмаган, рульдә Павел Шеремет утырган. Шартлау автомобиль юлда барганда 7.45 сәгатьтә булган.
Һәлакәт урынында полиция эшли, дип хәбәр итә чыганак.
Павел Шеремет 1971 елның 28 ноябрендә Минскида туган. 1990-нчы елларда Белоруссия телевидениесендә аналитик тапшыру алып баручысы, "Белорусская деловая газета"ның баш мөхәррире, ОРТ (соңыннан "Первый канал") телеканалында Белоруссиядәге вакыйгаларны яктыртучы корреспондент булып эшләде. Соңгы биш елда Киевта яшәде һәм эшләде.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев