Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлылардан Магадан өлкәсендә урланган 4 яшьлек баланы эзләүдә ярдәм сорыйлар

Өйдән әтисе алып чыгып киткән малай теләсә кайсы төбәктә булырга мөмкин Магадан өлкәсендә 4 яшьлек бала югалган, аны әтисе урлаган дип фаразлана. Бу хактагы белдерү күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларына җибәрелгән. Белдерүдә суд карары буенча бала әнисе белән калган. Суд баланың әтисе Лысюк Василий Павловичка (1972 елгы) малае белән аралашу...

Өйдән әтисе алып чыгып киткән малай теләсә кайсы төбәктә булырга мөмкин

Магадан өлкәсендә 4 яшьлек бала югалган, аны әтисе урлаган дип фаразлана. Бу хактагы белдерү күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларына җибәрелгән.

Белдерүдә суд карары буенча бала әнисе белән калган. Суд баланың әтисе Лысюк Василий Павловичка (1972 елгы) малае белән аралашу тәртибен төгәл билгеләгән. Әмма ата кеше кеше бу карарны бозган һәм баланы Магадан өлкәсеннән алып чыгып киткән диелгән.

Аларның кайда булуы билгеле түгел, ата белән ул Россиянең теләсә кайсы төбәгендә булырга мөмкин. Алар узгынчы машиналарда хәрәкәт итә дип фаразлана. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ата белән улның кайда булуы турындагы мәгълүматны +7 (4132) 649-678, +7 (4132) 654-170, +7 (914) 851-60-97 номерлары аша хәбәр итәргә мөмкин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев