Татарстан синоптиклары көчле яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары көчле яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә

Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан синоптиклары республика территориясендә һава шартларының начараюы хакында кисәтә, дип яза "Татар-информ".

23еннән 24 июльгә каршы төндә көчле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы да ихтимал.

24 июльдә республикада яшенле яңгыр яварга, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев