"Татарстан прокуратурасы" командасы хоккейчысы Флер Баһаветдинов Кукмара укучылары белән очрашты (фото)
Татарстан прокуратурасы җыелма командасы составында уйнаган Флер Баһаветдиновның хезмәт юлы 1979 елда Кукмарада прокурор ярдәмчесе буларак башланган. -Биредә берничә ай гына эшләргә туры килсә дә, үзем яшәгән кунакханә, иске прокуратура бинасын, хезмәттәшләремне бик яхшы хәтерлим. Поселок үскән, танымаслык булып үзгәргән. Районда спортка зур урын бирелүгә аеруча сөендем, - ди ул....
Татарстан прокуратурасы җыелма командасы составында уйнаган Флер Баһаветдиновның хезмәт юлы 1979 елда Кукмарада прокурор ярдәмчесе буларак башланган.
-Биредә берничә ай гына эшләргә туры килсә дә, үзем яшәгән кунакханә, иске прокуратура бинасын, хезмәттәшләремне бик яхшы хәтерлим. Поселок үскән, танымаслык булып үзгәргән. Районда спортка зур урын бирелүгә аеруча сөендем, - ди ул. - 37 елдан соң Кукмарага "Йолызлар" Кубогына узучы турнирга хоккей уйнарга килермен, дип кем уйлаган?! Командабыз составында төрле районнардан җыелган көчле уенчылар: прокурорлар, аларның ярдәмчеләре, урынбасарлары бар. Безне хоккейга булган мәхәббәт берләштерә. Ел саен районнарда "Йолдызлар" Кубогына турнирлар оештырабыз. Командабызга иң беренечләрдән булып Кукмара "Ветераннар"ы белән көч сынашырга туры килде. Алар аеруча көчле уйный. Әллә һөнәри спортчыларны чакырдылармы икән, дип тә уйладык хәтта. Баксаң, барысы да кукмаралылар икән. Булдыралар, егетләр!
Флер Баһаветдинов мәктәп укучылары белән очрашып та, прокуратурада хезмәт куюның үзенчәлекләре турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде, үзенең китапларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев