Хәбәрләр

Татарстан хакимиятендә түрәләр алмашына

Татарстан Президентының авиакомплекс буенча яңа ярдәмчесе барлыкка килде. Әлеге вазифага моңа кадәр ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры булып эшләгән Равил Зарипов билгеләнгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы документны имзалады. Әлеге карар авиа тармакта максатчан проектларны тормышка ашыру өчен кабул ителгән, дип җиткерә "Татар-информ". Равил Зарипов министр вазифасында...

Татарстан Президентының авиакомплекс буенча яңа ярдәмчесе барлыкка килде.

Әлеге вазифага моңа кадәр ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры булып эшләгән Равил Зарипов билгеләнгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы документны имзалады. Әлеге карар авиа тармакта максатчан проектларны тормышка ашыру өчен кабул ителгән, дип җиткерә "Татар-информ".

Равил Зарипов министр вазифасында 2009 елның мартыннан бирле эшләде. ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасын башкаручы итеп Альберт Кәримов билгеләнде. Ул моңа кадәр "Химград" җәмгыяте директорлар Советы рәисе иде.

чыганак: http://intertat.ru

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев