Иртәгә, 22 сентябрьдә, Татарстанда "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне" акциясенә кушыла. Бу көнне барлык тимер ат хуҗаларына җәмәгать транспорты һәм велосипедтан файдаланырга тәкъдим итәләр. Әлеге чара автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсирен искә төшерү максатыннан үткәрелә. 2009 елдан алып, Татарстанда акциядә ел саен 60 меңләп автомобильче катнаша. Бер автомобильнең тәүлегенә 5-6 килограмм...
Иртәгә, 22 сентябрьдә, Татарстанда "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне" акциясенә кушыла.
Бу көнне барлык тимер ат хуҗаларына җәмәгать транспорты һәм велосипедтан файдаланырга тәкъдим итәләр. Әлеге чара автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсирен искә төшерү максатыннан үткәрелә.
2009 елдан алып, Татарстанда акциядә ел саен 60 меңләп автомобильче катнаша. Бер автомобильнең тәүлегенә 5-6 килограмм зыянлы матдә бүлеп чыгаруын исәпкә алсак, бу көнне атмосферага зыянлы матдәләр бүлеп чыгару якынча 300 тоннага кими.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев