Суд приставлары кроликка арест салганнар
Татарстанда бер хатын фирманы үстерү өчен алынган кредит буенча поручитель булган. Фирма ике айдан эшчәнлеген туктаткан, ә аның бурычы поручитель өстенә күчкән. Бурычны каплау өчен суд приставлары кроликны, Япониядә эшләнгән җиңел автомобильне һәм көнкүреш техникасын алып чыкканнар. Хатын март ае азагына кадәр бурычын каплый алмаса, кроликны һәм башка әйберләрне сатып...
Татарстанда бер хатын фирманы үстерү өчен алынган кредит буенча поручитель булган. Фирма ике айдан эшчәнлеген туктаткан, ә аның бурычы поручитель өстенә күчкән. Бурычны каплау өчен суд приставлары кроликны, Япониядә эшләнгән җиңел автомобильне һәм көнкүреш техникасын алып чыкканнар. Хатын март ае азагына кадәр бурычын каплый алмаса, кроликны һәм башка әйберләрне сатып җибәрәчәкләр.
Үткән елда суд приставларының бурыч хисабына яхшы токымлы ике песигә, казларга арест салганнары булган инде.
Чыганак: http://www.tatpressa.ru/news/19478.html
фото: http://lol54.ru/index.php?newsid=59550
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев